ГАЗРАИЛ ФӘРЕШТӘ
Газраил (галәйһиссәлам) – үлем вакытында кешеләрнең җаннарын алу белән вазыйфаландырылган фәрештә. “Газраил” исеме габәри, гарәп телләрендә “Аллаһ колы”, “Аллаһ ярдәме белән булган” мәгънәләренә ия. Коръән Кәримдә ул “МәләкӘл-мәүт” (Үлем фәрештәсе) дип яд ителә. Аллаһның әмере белән бер вакытта әҗәлләре җиткән бик күп кешенең җаннарын алуы мөмкин. Бу аның өчен бер шәһәргә энергия бирә торган үзәк станциядәге электрны сүндерә торган төймәгә басу кебек җиңелдер.
Газраил (галәйһиссәлам)нең әмере астында бик күп фәрештәләр бар. Фәрештәләр Аллаһның кушканнарын эшләп, тыйганнарыннан тыелган кешеләрнең җаннарын алган вакытта аларга: “Сезгә сәлам булсын! Эшләгәннәрегез өчен оҗмахлы булыгыз!” – дип әйтерләр. Фәрештәләр мөэминнәрнең җаннарын бик җиңел итеп, кяферләрнең җаннарын исә газаплап, өзеп алырлар.
Риваятьләргә күрә, Аллаһ Адәм (галәйһиссәлам)не яралтыр алдыннын Газраил (галәйһиссәлам)гә җир йөзеннән төрлесеннән туфрак төрләрен җыеп килергә әмер итә. Кыямәт көнендә мәхлуклар арасында Газраил (галәйһиссәлам)нең иң ахыргы буларак җан бирәчәге белдертелә.