МӨХӘММӘД МОРАД КАЗАНИ (РӘМЗИ)НЕҢ ГЫЙЛЕМ ТӘХСЫЙЛ ИТҮЕ
(дәвамы)
Соңрак Бохарага юллана. Монда ул дүрт ел яши, билгеле галимнәрдән белем ала. Тик Бохараның иске гыйльми һавасын тапмый, Ташкенткә китә һәм андагы галимнәрдән ике ел дәрес ала. Ташкәнттә торыр урыны юк иде. Бер тәккәдә калып, гыйлем өйрәнә.
Үз сүзләренә күрә, бу вакытта тәсәввуфка бәйле нигез әсәрләрне, хосусән “Фөтүхәт әл-Мәккия”, “Фосус әл-хикам” вә бу хезмәтләрнең шәрехләрен укый. Мохитдин ибне Гарәби фикерләрен үз итә.
Тәккәдә яшәгәндә гарәпчә вә фарсыча бик кыйммәтле тәсәввуф һәм сира китаплары була. Бөек бер теләк һәм кызыксыну белән аларның һәрберсен укып чыга. Аларны укыгач, хәлләре һәм төшенүләре бик үзгәрә, тәсәввуфка тартылышы арта. Бу мизгелгә кадәр сарыф иткән вакыты өчен үкенә.