ИСЛАМНЫҢ БИШ ШАРТЫ
(башы)
Имам Раббәни хәзрәтләре “Мәктүбәт” әсәренең 3нче җилдендә, 17нче хатында яза:
Игътикадын төзәткәннән соң Исламиятнең әмер иткән нәрсәләрне әда кылу, үтәү лаземдер. Рәсүле Әкрам (галәйһиссәлам) хәдисендә: “Исламның бинасы биш терәк өстенә корылгандыр. Беренчесе: “Әшһәдү әллә иләһә илләллаһ вә әшһәдү әннә мөхәммәдән габдүһү вә рәсүлүһү”, – дип әйтү, һәм мәгънәсенә ышанудыр. Бу шәһадәт кәлимәсенең мәгънәсе: “Күргән кебек беләм һәм ышанам ки: Аллаһы Тәгаләдән башка барлыгы лазем булган гыйбадәт вә итагать ителүгә хакы булган һич илаһ, һичбер кемсә юктыр. Күргән кебек беләмен, ышанамын ки: Мөхәммәд пәйгамбәр (галәйһиссәлам) Аллаһы Тәгаләнең һәм колы, һәм илчеседер. Аның җибәрелүе белән аңа кадәр килгән пәйгамбәрләрнең диннәре тәмам булган, хөкемнәре көчен югалткан. Сәгадәте әбәдиягә (мәңгелек бәхет) кавышыр өчен тик аңа ою лаземдер. Аның һәр сүзе Хак Тәгалә тарафыннан үзенә белдертелгәндер. Барысы да – дөрес. Ялгышлык ихтималы юк”. Мөселман булырга теләгән кеше әүвәл бу кәлимә-и шәһадәтне вә мәгънәсен сөйләр. Соңрак госел, намаз һәм белергә тиеш булган хәләл-хәрамнарны өйрәнер.
Исламның икенче шарты, дин терәге биш вакыт намаз кылудыр. Намаз – гыйбадәтләрнең иң өстенедер. Иманнан тыш, иң кыйммәтле гыйбадәт – намаз. Иман кебек, аның да гүзәллеге үзендәдер. Башка гыйбадәтләрнең гүзәллеге исә үзләреннән түгелдер. Намазны дөрес кылырга дикъкать итү тиешле. Баштан кимчелексез тәһарәт алырга һәм зәгыйфьлек күрсәтмичә намазга басарга кирәк. Кыйраәттә, рөкүгътә, сәҗдәдә, кыямда, җәлсәдә вә башкасында һәр хәрәкәтне иң күркәм хәлдә башкару лазем. Рөкүгътә, сәҗдәләрдә, кыямда, җәлсәдә һәр әгъзаның хәрәкәтсез торуы тиешледер. Намазны вакытның әүвәлендә кылып, аңа йомшак карамау лазем.