КӨН БӘЛАСЕ
Бүгенге көн бәласе: дини наданлык, әхлаксызлык һәм битарафлык. Яшәешебезнең асыл максатын, мәгънәсен аңлау түбән дәрәҗәдә.
Пәйгамбәребез (галәйһи әс-саләт вә әс-сәлам) үзенең бер хәдисендә: “Сезнең иң хәерлеләрегез – җәмгыять өчен файдалы булганнарыгыз”, – ди.
Без үзебез яшәгән авылның, районнарның, республикабызның, Ватаныбызның рухи һәм иҗтимагый үсешенә, алга баруына үз өлешебезне кертергә тиешбез. Иң беренче, әлбәттә, хатын-кызларыбызны туплап, дини-әхлакый тәрбия алып, үзебезне дә, балаларыбызны да тәрбияләү.
Бүген Аллаһ Сөбханәһү вә Тәгалә безгә киң ишекләрне ачты, зур мөмкинлекләр бар. Иң мөһиме, хөкүмәтебез үзенең ягыннан бөтен мөмкинлекләрне тудырды.