ЯХШЫЛАР – ЯХШЫГА
“Яман хатыннар – яман ирләргә. Әшәке ирләр – әшәке хатыннарга. Яхшы хатыннар – яхшы ирләргә. Саф ирләр – саф хатыннарга тиеш. Алар гайбәтләрдән өстен затлар. Аларга ярлыкау һәм (җәннәттә) татлы мул ризыклар әзерләнгән” (“Нур” сүрәсе, 26нчы аять).
Әлеге аятьтән аңлашылганча, яман, начар кешеләр (зиначы вә мөшрикләр) тик үзара гына өйләнүгә генә хаклы, пакь һәм дә чиста мөэминнәргә алар белән гаилә кору дөрес түгел.
“Фәтһ әл-Кадир”, “Фәтавә әл-Хиндиййә”, “Ибн Габидин”, “Дөрр әл-Мохтар”, “Нәхер фатих” кебек фикыһ китапларында пот-пәрәсткә табынган кешеләргә мөэминнәрнең өйләнүе катгый рәвештә тыелган. Әлеге китапларда ялгыш мәзхәб вәкилләренә, зындык, батыни, ибаһчы, дөрзи, носайри, тәйәмин һ.б. фирка әһелләренә өйләнелмәс диелә. Исемнәре зикер ителгән китаплар әлеге вакытта язылган булсалар, әлеге – ягъни өйләнү ярамаган кешеләр исемлегенә, әлбәттә, дин дип лаф орган сәяси фирка әгъзалары, вакыфчылар һ.б. кертелер иде.