ГАМӘЛЛӘР БИХИСАП
Башкортстан мөселман хатын-кызлары оешмасының гамәлләре бихисап:
«Сәхибҗамал» төбәк оешмасы белән берлектә Башкорт дәүләт университетында, «Халыклар дуслыгы йорты»нда студент кызлар белән очрашулар үткәрү, төрле тәрбия темаларына фикер алышу, үгет-нәсыйхәт сөйләү;
Авыл һәм район мәктәпләрендә, мәдәният сарайларында укучылар һәм укытучылар белән очрашулар;
Мәчетләрдә балаларга, хатын-кызларга дәресләр бирү, вәгазьләр сөйләү, лекцияләр оештыру һ.б.
«Ихлас» мәчетендә 2011 елдан башлап елына 4 тапкыр хатын-кызлар өчен “Ислам дине нигезләре һәм әхлакый тәрбия дәресләре” курслары оештырыла. Курсларда башлангыч белем алган күп кенә ханымнар Уфа, Казан, Уруссу, Ырынбур мәдрәсәләрендә, Башкорт дәүләт педагогия университетында укуын дәвам итә.
Районнарда җәйге лагерьлар оештыру (балалар төркемнәре, хатын-кызлар төркемнәре) да үтә нәтиҗәле гамәл.