ҺӘР ЭШНЕ ХОДАЙ РИЗАЛЫГЫ ӨЧЕН КЫЛУ КИРӘКМЕ?
Имам Раббәни хәзрәтләре “Мәктүбәт” әсәренең 3нче җилдендә, 17нче хатында яза:
Ашамлыкларны кәеф өчен, ләззәт алыр өчен ашарга, Ходай Тәгаләнең әмерләрен җиренә җиткерергә көч-куәт хасыйл итәргә кирәк. Әгәр баштан мондый ният булмаса, ашар алдыннан мәҗбүри рәвештә шундый нияткә күчегез. Чөнки дөрес, хакыйкый ният кылуыгыз өчен Аллаһы Тәгаләгә догада булыгыз! Тәсәввуф аз ашау, аз эчү түгелдер. Һәрнәрсәне хәләл юл белән табып, туйганчы ашау кирәк. Гобәйдуллаһ Әхрар (рахмәтуллаһи галәйһи) “Мәсмүгать” китабында 110нчы сәхифәсендә яза: “Шахы Нәкшыбәнд Бәһаутдин Бохари әйтте ки: “Берәр нәрсә ашау ач калудан яхшырак”. Галәветдин Рөкнетдин әйтте ки: “Берәр нәрсә ашау ач торудан яхшырак икәнен белсәм, аз ашагыз дип әйтмәс идем”. Яңа вә чиста киемнәр кияргә, киенгәндә дә гыйбадәт өчен, намаз өчен бизәнүне ният итү кирәк. Бер аяте кәримәдә: “Һәр намазны кылганда бизәкле, чиста, сөелгән киемнәр киеп кылыгыз!” – диелә. Киемне кеше алдында масаер өчен кию кирәкми, ул – гөнаһтыр. Ибне Габидин уразаның мәкрүһләрен аңлатканда матур киенү мобах булганын әйтә. Бөтен хәрәкәтләр, эшләр, сүзләр, уку, тыңлау, хәтта улыңны мәктәп җибәрү генә булса да – һәммәсен дә Аллаһ ризалыгы өчен үтәргә тиешле. Аның диненә туры китерергә лазем. Болай булса, инсанның һәр әгъзасы вә йөрәге Хакы Мәгъбүдкә борылыр. Аны зикер итәр. Мәсәлән, гафләт булган йокы гыйбадәтләрне куәт илә, саулыклы рәвештә башкару өчен дигән ният белән булса, бөтен йокы гыйбадәт булыр. Чөнки гыйбадәт нияте белән йокларга ятар.