ИМАМ РАББӘНИНЕҢ ВАФАТЫ ҺӘМ ТӨРБӘСЕ
Имам Раббәни кыш айларында тын алу тарлыгы белән газаплана торган була. 1034 елның 29 сәфәр әл-хәер (10 декабрь 1624) сишәмбе көнендә Сәрһәндтә вафат булып, өе янында гаилә каберлегендә дәфен ителә. Имам Раббәни хәзрәтләренең җеназа намазын улы хаҗи Мөхәммәд Сәед кылдыра. Вафат булганда аңа (коддисә сиррүһү) 63 яшь була.
Әфганстан патшасы Шаһизаман Имам Раббәнинең кабере өстенә зур вә бик сәнгатьле төрбә эшләттерә. Уллары Мөхәммәд Садыйк һәм Мөхәммәд Сеәд тә шушы төрбәдә дәфен ителәләр (Шаһизаман да ул төрбәдән ун метр ераклыкта хатыны белән җирләнә).