“ШАТЛЫК” САЛАТЫ
Чөгендерне, яхшылап юып, мичтә йә газ өстендә кәстрүлдә пешерәбез. Чөгендер суынгач, кабыгын чистартабыз. Чөгендерне һәм кабыгы әрчелгән алманы угыч аша уабыз. Кара җимешне юабыз, кайнаган салкын суда җебетәбез дә төшләрен алып, ваклап турыйбыз. Чистартылган чикләвекне тозлы суда җебетәбез, юабыз һәм ваклыйбыз. Сарымсакны тоз белән уып ваклыйбыз. Каймакка керән, шикәр комы, аш серкәсе кушып, барысын бергә болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, чөгендер һәм кара җимеш белән бизибез.
1 уртача зурлыктагы кызыл чөгендергә: 1 алма, 100 г кара җимеш, 2 әстерхан чикләвеге, 1 бүлем сарымсак, 1 стакан каймак, 1 бал кашыгы уылган керән, 1 бал кашыгы аш серкәсе, 1 бал кашыгы тоз, шул кадәр үк шикәр комы.
МИЧ КАБАРТМАСЫ
Ачы камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр, тактада яки тастымал өстендә кабарталар. Аннары, кайнар майлы табага тезеп, мичкә куялар һәм, тигез кызарсын өчен, кузгаткалап торалар.
Кабартманы атланмай белән майлап, табынга кайнар килеш чыгаралар һәм атланмай, каймак, кайнатма белән ашыйлар, кайчагында ипи урынына да бирәләр.