ИСЛАМ САФЫНДАБЫЗ
Беркемгә дә сер түгел: өч буын халкыбыз дәһрилеккә дучар ителде, дин гыйлеменнән мәхрүм булды, Исламнан читләштерелде. Шул ук вакытта иман нуры күңелләрдә сүнми сакланды, һәм ниһаять, динне өйрәнүгә, динебезне үстерүгә хөррият булгач, шул нур, авыр кара болытлар пәрдәсен арчалап чыккан Кояштай, яктырып, балкып китте.
Аллага шөкер, безләр мөселманбыз. Димәк без:
Яхшыны – яманнан,
тугрыны – ялганнан,
файдалыны – зарарлыдан аерып;
Кайдан килгәнебезне,
ни өчен килгәнебезне,
кайда китәчәгебезне
белгән вә төшендергән, белү һәм аңлату вазыйфасын безгә йөкләгән Бөек Ислам сафындагыларбыз.