ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ БИШ НИГЕЗЕ
Пәйгамбәребез (галәйһиссәлам): “Ислам дине биш нәрсәгә бина кылынды: “Лә иләһә илләллаһ Мүхәммәдүр-рәсүлүллаһ” дип шәһадәт бирү, фарыз намазларны башкару, зәкят бирү, көче җитсә – хаҗ кылу, Рамазан аенда ураза тоту”, – диде.
Бу биш нәрсә – Ислам диненең нигезләре. Мөселман кеше әлеге биш нәрсәгә җиңел карамаска тиешле. Нигез зәгыйфь булса, яки бөтенләй булмаса, ул вакытта бинаның имин торуы мөмкин булмавы билгеле.
Намаз Мәккәдә вакытта фарыз булган иде. Намазның фарызлыгы Коръән белән ныгытылды, калдыручылар турында зур кисәтүләр килә. Намазның билгеле вакытлары, бу вакытларның чикләре һәм дә укылу рәвешләре Рәсүлүллаһның сүзләре вә гамәлләре аша мәгълүм.
Зәкят – билгеле бер мал күләменнән ел тулганнан соң фәкыйрьләргә бирелә вә әһле Ислам хаҗәтләре өчен чыгарыла торган садака. Мәшһүр сүзгә күрә, зәкят һиҗрәтнең икенче елында фарыз була.
Хаҗ елның билгеле вакытында Мәккәи Мөкәррәмәгә барып, махсус урыннарны зиярәт кылудан гыйбарәт. Хаҗ һиҗрәтнең алтынчы елында фарыз була. Юлларда иминлек булса, Мәккәгә барып кайтырлык вә үз тәрбиясендәге кешеләргә кайтып җиткәнче җитәрлек байлыгы булган кешеләргә гомерләрендә бер мәртәбә хаҗ кылу тиеш.
Ураза һиҗрәттән икенче елда фарыз була. Рәсүлүллаһ хәзрәтләре Мәдинәдә тугыз мәртәбә Рамазан уразасы үткәргән дип фаразлана.