ГАБДЕЛВАХИТ МӨФТИ
Мөфти Габделвахит Сөләймановның тууына быел 235 ел тула (1786 – 4.8.1862). Ул чыгышы белән Стәрлетамак өязе Әбсәлам авылыннан була. Диния җыелышына 1840 – 1862 елларда җитәкчелек итә, анда реформалар үтәрү проектлары әзерли. Хезмәтендәге тырышлыклары өчен тархан исеме ала.
1846 елдан дини оешма Ырынбур мөселман диния җыелышы дип йөртелә башлый. Аның вәкәләтләре, Тәүриз наместниклыгыннан башка, бөтен Русия биләмәләренә тарала.
ДУСЛЫК ТУРЫНДА МӘКАЛЬЛӘР
- Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын.
- Дуслык таулар күчерә.
- Дустың булмаса – эзлә, тапсаң – югалтма!
- Чын дуслык – зур байлык.
- Дустың үзеңнән яхшырак булсын.
- Кош канаты белән, кеше дусты белән көчле.
- Дус кайгыда сынала.
Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә.